Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялларда безне кыш көтә

Гидрометцентр хәбәр иткәнчә циклон Татарстанга кар алып килә

«Атмосфера фронтларын үткәндә яңгыр, кайбер районнарда юеш кар явуы, температура сизелерлек түбәнәюе көтелә", - дип билгеләп үтә синоптиклар. Алар шулай ук атмосфера басымының шактый һәм кискен тирбәлешләре турында кисәтә.

Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстанда Әбиләргә җәй дәвам итәчәк әле. Һава температурасы төнлә-5-10 градус, көндез 12-17 градус. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска гына яңгыр явачак, көндезге сәгатьләрдә җил көчәюе көтелә.

Шимбә төнендә үк атмосфера фронтлары үткәндә яңгырлар явачак, республиканың төньягында урыны белән юеш кар явачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр булырга мөмкин. Караңгы вакытта һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр, якты вакытта +5тән +10 градуска кадәр булачак.

Кышны көтәбез,килеп җитте дисәң дә була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев