Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы бюджетының салымнан булмаган керемнәре үсеше 55% тәшкил итте

Башкарма комитетның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, идарә эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2021 елның 1 яртыеллыгында шәһәр бюджеты 530,5 млн сумга тулыланды, план күрсәткечләре исә - 344 млн сум. Өстәмә рәвештә 186,4 млн сум кергән, үсеш 55% тәшкил итә.

1 июньгә 2021 муниципаль милек күләме 28,4 млн сум тәшкил итә, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең мәйданы 17103 га тәшкил итә.
Муниципаль милек объектларын сатудан 3,2 млн сум акча кергән. Муниципаль милекне сату операторы «Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы» АҖ булган сәүдә мәйданчыгында электрон формада гамәлгә ашырыла. 2021 елның I яртыеллыгында 78 муниципаль милек сатылган һәм арендага бирелгән.
2021 елда җир кишәрлекләрен сатудан шәһәр бюджетына 49,1 млн сум кергән.
2021 елның беренче яртыеллыгында шәһәр бюджетына акча керү 438,1 млн сум тәшкил иткән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 84%ка үсеш.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, идарә бюджетның салым булмаган керемнәрен формалаштыра, ул акчалар социаль өлкә учреждениеләренә юнәлтелә. «Әгәр безнең муниципаль милекне һәм җиребезне кулланудан керемнәр булмаса, безнең чыгымнарны финанслау мөмкинлеге булмаячак: шәһәр пассажирларын бакчаларга йөртү, өстәмә ремонт ясау һәм башка бик күп нәрсәләр. Шуңа күрә, сезнең эшегез бик кирәк һәм бик мөһим. Бу акчаларга без юллар ремонтлыйбыз, яктырту ясыйбыз, җәмәгать транспорты сатып алабыз, балалар бакчалары һәм мәктәпләр ремонтлыйбыз. Бу акчаларның барысы да безнең шәһәр казнасына бара. Җир арендасы, милекне арендалау, җир кишәрлекләрен сату буенча пландагы барлык билгеләнешләр - барлык эшләр дә алып барылырга тиеш», - диде шәһәр мэры.

http://nabchelny.ru/     Фото: kazan.bezformata.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә