Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы хәрби комиссариаты армиянең мобилизация резервын тулыландыра

Россия Федерациясе Кораллы Көчләре запасында торучы гражданнар резервта булу турында контракт төзү юлы белән мобилизацион резервларына туплана алалар.

Резервта торучы гражданнар резервчылар булып торалар һәм Федераль закон, башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары белән билгеләнгән хокукларга һәм бурычларга ия.
«БАРС-2021» проекты хәрби исәптә торучы, сәламәтлеге буенча үз амбицияләрен тормышка ашырырга, иҗтимагый танылуга ирешергә һәм Ватанга файда китерергә сәләтле республика гражданнарына уникаль мөмкинлек бирә. Моннан тыш, өстәмә белем, финанс стимуллаштыру һәм квалификацияле медицина хезмәте күрсәтүен алырга хокуклы. Сайлап алу узганнан соң, теләге булган гражданнар даими эш урынын һәм хезмәт хакын саклап калып, мобилизацион резервына кертеләчәк.
Резервта торучы офицерлар һәм солдатлар ай саен махсус дәресләргә йөриячәк һәм ел саен хәрби җыеннар, зур масштаблы маневрларда, өйрәнүләрдә һәм армия уеннарында катнашырга тиеш булачак, дип хәбәр итә шәһәр сайты.

Фото: astmatiku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия