Чаллы дәүләт курчак театры Казахстанда «Әссәламагалейкум» V Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашты.
Артистлар конкурска Владимир Орлов пьесасы буенча куелган «Алтын чеби» спектаклен тәкъдим иттеләр. Анда театрның бүре ролен башкаручы артисты – Егор Митрофанов «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк Чаллы курчак театры әлеге фестивальдә катнашкан иде. Узган ел «Дюймовочка» спектакле белән коллектив «Иң яхшы режиссерлык эше» категориясендә җиңү яулады.
Нет комментариев