Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы машина йөртүчесе "КАМАЗ" конкурсында җиңде һәм автомобиль отты

Руслан Баянов "Лада Веста" автомобиле иясе булды.

РФ транспорт компанияләренең йөк автомобильләре йөртүчеләре арасында КАМАЗ-54901 автомобилен экономияле йөртү конкурсына йомгак ясалды.
Финалда 26 машина йөртүче катнашты. Конкурс үткәрү өчен НЕФАЗ-93341 ярымприцеплы дүрт КАМАЗ-54901 автомобиле тәкъдим ителде. Һәр катнашучы М7 трассасы юлы буйлап узды. Маршрут Яр Чаллыдан алып Мамадышка һәм кире Чаллыга кадәр сузылган иде.
"Бу шаккаткыч нәтиҗә! Сез - чын осталар! "- дип сокланды «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары - үсеш буенча директор, конкурсны әзерләү буенча оештыру комитеты рәисе Ирек Гомәров.

Конкурста Яр Чаллыдан Руслан Баянов җиңеп чыкты. Ул "Лада Веста" автомобиленә ия булды. Руслан Баянов эшләгән «КИТАВТО» җәмгыятенә исә КАМАЗ-54901 магистраль тягачы тапшырылды.

Руслан 1 сәгать 53 минутта махсус конкурс участогын үтте һәм җиңүгә иреште. Чебоксардан Александр Леонтьев икенче урында калды. Өченче урын Екатеринбургтан Сергей Андриановка бирелде. Алар 300 мең һәм 200 мең сум номиналлы сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Фото: "Вести КАМАЗ"а

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү КАМАЗ