Яр Чаллы "Россия суы" ярларын чистарту буенча бөтенроссия акциясенә кушылачак
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы "Россия суы" ярларын чистарту буенча бөтенроссия акциясенә кушылачак

Яр Чаллыда сулык ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия акциясе узачак. «Игелекле эшләр яры» - «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше.

Бу җомга көнне 8:00 сәгатьтә Кама яр буе зонасын чүп-чардан чистарту оештырыла. Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала. Катнашучыларга перчаткалар һәм чүп пакетлары бирәләр. Катнашучылар "Яр Чаллы" язуында, шул ук исемдәге комплекска кергән территориядә җыелачак.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон яшьләр

Нет комментариев