Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда бер хатын-кыз баланы җәяүлеләр кичүендә бәрдергән

Кызны шундук шәһәрнең ашыгыч медицина күрсәтү хастаханәсенә озаталар.

14 июль көнне 19:37 сәгатьтә Яр Чаллыда, Вахитов проспектында юл-транспорт һәлакәте була. 46 яшьлек хатын-кыз Сөембикә проспекты ягыннан Ш.Усманов урамы ягына таба хәрәкәт иткәндә, ЮХИДИ беренчел мәгълүматлары буенча, җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы алты яшьлек кызга бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланы баш җәрәхәте белән БСМПга озаталар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев