Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эшче яшьләр интеллектуаль уенда көч сынашты

Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында Абруй Кубогына республика интеллектуаль уены узды. Уен параллель рәвештә ике форматта барды: Zoom онлайн платформасында һәм «Нур» яшьләр үзәгендә офлайн-платформада.

Абруй Кубогына Татарстан республикасының сигез шәһәреннән: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә, Менделеевск, Әлмәт, Чистайдан 35 эшче яшьләр командасы көч сынашты.
Видеоконференция режимында чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгының мәгълүмати-аналитик эш бүлеге әйдәүче консультанты Булат Галиев сәламләде. Шулай ук «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Айдар Сәгытдинов та булды.
Интеллектуаль уен барышында командаларга фән һәм технологияләр елына багышланган сораулар җавап бирергә кирәк иде. Уенның темасы: «Науки юношей питают!»
Чаллының «А мы тут так поржать», «Автоматика-КИП» командалары иң тапк5ырлар булып чыктылар. Алар беренче урынны яуладылар һәм Республика интеллектуаль уены Кубогына ия булдылар. Икенче урында – Droogi - Яр Чаллы, «КАМАЗ» ААҖ кою заводы. Өченче урында – «Антарес» командасы - Түбән Кама, «Татнефть-Нефтехим» ИК.
Җиңүчеләр бүләк сертификатлары һәм оештыручылардан дипломнар белән бүләкләнделәр.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшүсмер клубы яшьләр