Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсында чаллылылар җиңү яуладылар

XV Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы Республика конкурсында биш чаллылы җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгында узды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева тапшырды.
2021 елда конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 28 муниципаль берәмлегеннән 132 гариза бирелгән. Финалга республиканың 16 муниципаль берәмлегеннән 35 катнашучы үткән, аларның бишесе Чаллы шәһәреннән.
Шулай итеп, «Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы яки муниципаль берәмлеге башкарма хакимияте органы карамагындагы учреждение җитәкчесе» номинациясендә «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина җиңүче булды, икенче урынны яшәү урыны буенча «Яшүсмер» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге директоры урынбасары Алия Бикмөхәммәтова яулады.  
«Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы яки муниципаль берәмлеге башкарма хакимияте органы карамагындагы учреждение белгече» номинациясендә «Нур» яшьләр үзәгенең структур бүлекчәсе мөдире Алексей Володин җиңүче булды, икенче урынны «Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог-психологы Регина Авлиекулова, өченче урынны «Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү белгече Руслан Матурин яуладылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел республика һөнәри осталык конкурсы 15 нче тапкыр узды. Бу вакыт эчендә 700дән артык белгеч конкурс сынауларын үтте.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү