Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ышаныч» үзәгендә көндезге төркем ачылды

Чаллының социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә көндезге төркем эше турында сөйләде.

 Ул билгеләп үткәнчә, төркем 2021 елның июнендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында ачылган. Ул интеллекты һәм аутистик спектры бозылган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге гражданнар өчен билгеләнгән. Хәзер социаль хезмәтләрдән 14 кеше файдалана.  
«Төркемнең планнарында кешеләр санын арттыру. Шул исәптән, хәтер бозылудан һәм башка когнитив авырулардан интеккән өлкәннәр өчен төркемнәр оештыру», - дип белдерде Ирина Скрябина.
Спикер әлеге төркемгә эләгү һәм социаль юнәлештәге барлык чараларны алу өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. «Ышаныч» үзәге М.Җәлил проспекты, 48 адресы буенча урнашкан, дүшәмбедән җомгага кадәр эшли.
«Хезмәтләр бушлай, өлешчә түләү һәм тулы түләү буенча бирелә. Бушлай хезмәтләр өйдә бушлай хезмәт күрсәтү хокукына ия булган льготалы категория гражданнарга бирелә. Алар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, камалыштгы Ленинградта яшәүчеләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм башкалар. Калган гражданнарның хакы файдаланучының җан башына уртача кеременнән чыгып исәпләнә. Мөрәҗәгать иткән көнгә кадәр булган 6 айның кереме алына. Әлеге күләм 11 833 сум тәшкил итүче җан башына уртача керемнең чик зурлыгы белән чагыштырыла. Әлеге ике саннан хезмәт өчен түләү хисаплана.  Хәзерге вакытта «Ышаныч»та булган гражданнар өчен уртача түләү аена 100 сумнан 900 сумга кадәр тәшкил итә», - дип шәрехләде идарә башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, төркемдә төрле юнәлештәге чаралар үткәрелә: мәдәни-массакүләм, спорт-сәламәтләндерү һәм башкалар. Алар барысы да пациентларның күзаллауларын киңәйтергә, тормышта адаптацияләнергә ярдәм итә торган яңа күнекмәләр алырга ярдәм итә.
«Әгәр гаиләдә мондый авырулы кешеләр булса, без аларны «Ышаныч» үзәгенең көндезге төркемендә кабул итәргә һәрвакыт шат», - диде Ирина Скрябина.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ышаныч