Юбилей концертына рәхим итегез!
Яңалыклар тасмасы

Юбилей концертына рәхим итегез!

«Күңел» радиосының 25 һәм «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең 30 еллык юбилейлары уңаеннан 1 августта Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур юбилей концерты үтәчәк.

 Чараның тантаналы өлешендә телерадиокомпания командасын Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар тәбрикләячәк. Ә тамашачылар алдында татар эстрадасының популяр артистлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Лилия Хәмитова, Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Дәниф Шәрәфетдинов, Ильмира Нәгыймова, «Ямьле» төркеме чыгыш ясаячак.

Телерадиокомпания коллективы тыңлаучылары һәм тамашачылары өчен бик күп сюрпризлар һәм бүләкләр дә әзерли.

Хөрмәтле тамашачылар, без сезне уртак бәйрәмебездә көтеп калабыз!
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев