Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзеңә массаж ясарга өйрән

Массаж күптәнге заманнардан билгеле нәрсә. Борынгы кешеләр авыртуын бетерү өчен бәрелгән җирен уа торган булганнар.

Хәзер массажны төрле авыруларны дәвалау, арыганлыкны бетерү, яшәү сәләтен арттыру өчен кулланалар.
Массаж тирене йомшарта, кан әйләнешен, буыннар бөгелешен яхшырта, мускулларны һәм сеңерләрне ныгыта. Массаж ясаучының оста эше аркасында тән физик күнекмәләр вакытындагы кебек үк нагрузка ала.

Массаж нәтиҗәсендә бөтен гәүдә җиңеләеп киткән кебек була, шунлыктан аны бик арыган чакларда эшләтергә кирәк.

Массаж вакытында тәнне йомшартырга кирәк. Башта кайнар душка, мунчага керелсә, бассейнда йөзелсә, яхшы була. Бу очракта арыганлык, нерв киеренкелеге бетә, кәеф яхшыра.

Массаж ясаучыга йөрү мөмкинлеге юк икән, аны үзең яса. Бу очракта чит кеше ярдәме кирәкми. Әмма үзеңә үзең массаж ясау бик авыр эш булганлыктан, көненә тәнеңнең бер өлешен генә (аякка, кулга, аркага һ.б.) массажла.

Башта гәүдәнең теге яки бу өлешен уч төбе белән ышкыгыз. Очлыкларны өскә һәм аска таба ышкыгыз, ә тәннең калган өлешен төрле юнәлешләрдә ышкырга мөмкин.

Аннары аяк-кулларны яздыруга күчегез. Монысын аякларда эшләве уңайрак. Кул бармаклары белән мускулларны тотып алгач, кулыгызны аска-өскә таба йөртегез.

Гәүдәнең яссы мускулларын һәм буыннарны зур бармакларны әйләнүле хәрәкәтләндереп языгыз, моны учыгызның беләзеккә якын өлеше белән дә эшләргә ярый.

Икенче алым–чәбәкләү. Моны бармак очлары, учлар белән (аркада кул кырые белән) яки җиңелчә кысылган йодрык белән эшлиләр.

Процедура азагында ышку хәрәкәтен кабатлыйлар–тик бу юлы аны йөрәккә таба юнәлтәләр. Мәсәлән, аяк бармакларыннан бот төбенә таба. Һәр алым 5-10 тапкыр кабатлана.

Чәчегезне юганда башыгызга массаж ясагыз. Бармак башлары белән башның тиресен уалар. Массажны маңгай яныннан башлагыз, аннан әкренләп баш артына, муенга күчегез.

Иртә-кичен юынганда биткә массаж ясала. Битегезнең тиресе майлы булса, аны исле яки балалар сабыны белән юалар, яисә биткә махсус крем сөртәләр.

Башыгыз авыртса, маңгайны бармак башлары белән урта җиреннән колакларга таба ышкыгыз, аннары бармак башлары белән әкрен генә шул ук юнәлештә чәбәкләгез. Мондый массаж еш кына баш даруыннан да яхшырак ярдәм итә.

Беренче карашка, үзеңне үзең массажлау бик кыен эш булып күренә. Ләкин курыкмагыз. Бераз сабырлык күрсәтсәгез, аны һичшиксез үзләштерәчәксез.

 

http://maydan.tatar/uzene-massazh-yasarga-ojren/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X