Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзенә кабер казыган

Мисырда бер тимерче дустын, хәзинә эзләргә дип чакырган җирдән, аны үзе казыган чокырга күмеп куйган.

Ир өенә кайтмагач, хатыны полициягә хәбәр иткән. Аннан соң аңа билгесез кеше шалтыратуы һәм ирен бурычлары аркасында тоткарлап тотуы һәм аны азат итәр өчен акча соравы турында хәбәр иткән. Полицейскийлар аның эзенә төшкән: ул шушы ук җирлектә эшләүче тимерче булып чыккан. Алар югалган ир белән дус булганнар. Хокук сакчылары шикләнелүче ирне тоткарлаган һәм аңардан сорау алганнар. Ир кырын эшне мәрхүмнең хатыны белән икәү башкардык дип сөйләгән. Мәрхүм ир, имеш тә, хатынын каккан-суккан, шуңа хатыны аннан котылмакчы булган.  Тимерче  корбанын хәзинә эзләүдә булыш әле дип алдап чакырткан. «Дустым килгәч, мин аңа наркотик белән агуланган сут бирдем. Җир казыганда ул аңын югалтты. Мин аны казылган чокырга этеп төшердем. Шунда үлде дә», – дип сөйләгән ир.   Мәрхүмнең хатыны да үтерү планы хакында белүен яшерми. Тиздән аларның икесенә дә суд булачак. 
 

Фото: allturizm.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә