Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Агу кулланмый гына чүп үләннәреннән ничек котылырга?

Тоз һәм уксус кирәк булачак.

Катнашманы әзерлибез: 3,8 л уксус, ярты стакан тоз, берничә тамчы савыт-саба юа торган гель кушабыз. Яхшылап болгатабыз. Бу катнашма аеруча кызу, кояшлы көннәрдә, яңгыр яумаганда яхшы эшли. Чүп үләненә иртә һәм кичен сиптерегез.

Мөһим: бу катнашма барлык үләннәрне дә үтерә, шуңа күрә сак булыгыз. Әле ул туфрактан туклыклы матдәләрне дә юып төшерә. Шуңа да бу чараны ишегалларында, подъезд төпләрендә, сукмак, юл тирәсендә, культуралы үсемлекләр утыртылмаган җирдә куллану яхшы.

Чүпләрне эшкәртү өчен аш серкәсенең 15-20 процентлысын кулланыгыз. 5 процентлысын гына алсагыз, кабат эшкәртергә туры киләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев