Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Барни» аюлары рецепты

Хуҗабикәләр игътибарына бик тә тәмле һәм үзенчәлекле ризык рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 2 йомырка, 100 гр шикәр комы, 100 мл сөт, 200 гр он, 100 гр ак май, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, 1-2 чәй калагы какао. 

Эш тәртибе. Шикәр комы белән йомыркаларны бергә туглыйбыз. Аннары аңа газда эретеп алынган ак майны һәм сөт өстибез. Яхшылап болгатабыз. Соңыннан он, камыр көпшәкләндергеч салабыз, шулай ук болгатып алабыз. 
Камырның берникадәр өлешен аерып алабыз да, какао салабыз. Әлеге камыр безгә аюларның аяк-кулларын ясар өчен кирәк булачак. 
Калган камырны махсус «Барни» аюлары формасына салабыз. Эчлегенә шоколад, йөзем яисә башка төрле тәм-том салырга мөмкин. Какаолы камырны аюның аяк-кулларын ясар өчен кулланабыз. 
«Барни» аюларын духовкада 20-25 минут чамасы пешереп алабыз. Искиткеч тәмле чәй ризыгы килеп чыга. Моннан тыш балаларыгыз да әлеге тәм-томны ошатачак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт