Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бавырдан салат

Тәмле һәм файдалы.


Кирәкле ризыклар:

- 190 г майонез;
- 10 данә маринадланган вак кыярлар;
- 345 г тавык бавыры;
- 5 данә йомырка;
- 4әр данә кишер, суган. 

Эш барышы:
Бавырны пешереп, саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап, катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш