Чиядән тәмле кайнатма ясыйбыз
Киңәш-табыш

Чиядән тәмле кайнатма ясыйбыз

Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга. 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып, кабат кайнатып чыгарырга.

Тагын 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салырга. 9 стаканга хәтле шулай эшләргә. Иң сонгысында кайнап чыккач ипләп кенә 15 минут кайнатырга, күбеге чыкса алырга. Шуннан соң 4 стакан шикәр комы салып болгатырга һәм газны сүндерергә. Болгатып шикәр комын эретеп бетерергә, җылы килеш банкага тутырырга.

Бу кайнатма өчен чиянең төшен алырга кирәкми. Бары тик бер генә тапкыр су салына – шул бер стакан гына. Болай кайнатканда чия бөрешми. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев