Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кан басымы түбән булса нишләргә? [киңәш]

Түбән кан басымыннан, ягъни артерия кан басымы 100/60 миллиметрдан күтәрелмәү белән күбрәк гүзәл затлар җәфа чигә. Ул хатын-кыз линиясе буенча нәселдән нәселгә күчә. Кайбер табиблар моны борчылу, сагышлану аркасында була, ди.

Бу чир кешене тиз йончыта. Гипотониклар иртән урыннан кузгалганда тамчы да хәл булмый, әйтерсең лә төн буе бер вагон йөк бушат­кан, дип зарлана. Өстәвенә, сулыш алу авырлаша, күкрәкне кыса, башы әйләнеп, кеше аңын югалтып егылырга да мөмкин. Гипотоникларда вегетатив үзгәрешләр күзә­телә: аяк табаны, кул учы тирли, тән температурасы 36 градустан да артмый.
Алар физик эшне дә авырлык белән башкара. Спорт ярышларында катнашсалар, азактан йөрәкләре күкрәк читлегеннән чыгардай булып, көчле тибә башлый. Кан басымы түбән булганнар һава торышындагы үзгәрешләрне дә тиз сизүчән.
Олыгая башлагач, гипотония үзеннән-үзе бетәргә мөмкин, чөнки артерия кан басымы еллар узу белән күтәрелә. Тик аңа кадәр озак вакыт әлеге чир белән яшәргә туры килә.

Кан басымын нормада тотар өчен менә нәрсәләр эшләп була:

* Аз-азлап, еш тукланырга. Азык-төлек аксымга бай булсын.

* 8-10 сәгатьтән дә ким йокламаска. Йоклаганда бөтен тән белән бергә баш миенә дә кан килү көчәя. Кинәт кенә урыннан кузгалу хәлне начарайта, баш авырта башлый.

* Берничә минут булса да һавада җәяү йөреп кайту әйбәт. Гимнастика ясау, йөзүнең дә файдасы бар.

* Массаж ясау, контраст душ керү, баштан салкын су кою кан тамырларын ныгыта. Моны мунчада да эшләп була. Иң мөһиме – кайнар ләүкәдә озак утырмаска. Югыйсә, тагын хәл бетәчәк.

* Кытай лимоннигы, элеутерококк, женшень, аралия үсем­лекләреннән әзерләнгән төнәтмәләр кан тамырларын ныгытырга һәм кан басымын җайга салырга ярдәм итә. Алар, көч бирүдән тыш, йокыны рәткә кертә, эшкә сәләтне арттыра. Ләкин боларны эчкәндә дә чаманы онытырга ярамый, артыкка китсә, ярсытачак, йокыны качырачак һәм баш авыртырга тотыначак.

 

 

tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X