Карлыганнан джем
Киңәш-табыш

Карлыганнан джем

Куе кайнатма яратучыларга

Кирәкле ризыклар:
Карлыган – 300 грамм
Су 150 гр
Шикәр комы – 100 грамм
Кукуруз крахмалы – 1 аш кашыгы (20 гр)

Эш барышы:
Барысын бергә блендерда болгатабыз. Кәстрүлгә салып, куерганчы талгын утта тотабыз. Шунысы мөһим – һәрвакыт болгатып торырга кирәк. Суынганнан соң джем тагын да куерачак.


Нет комментариев