Кетчуплы кыяр
Киңәш-табыш

Кетчуплы кыяр

1,5 литр суга 250 грамм кетчуп (чили булса яхшы), 200 грамм шикәр комы, 2 аш калагы тоз, 50 грамм сыек май, 70-80 грамм уксус салып кайнатып чыгарырга.

Банкаларны стерильләштереп, кыярларны тутырырга. Өстенә кыярлар күмелерлек итеп әлеге катнашманы салырга һәм банкаларны уртача җылылыктагы су салынган кәстрүлгә утыртып, су кайнап чыккач 10-15 минут стерильләштерергә. Аннары банкаларны каплап куярга. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев