Хәния Фәрхинең нәсел дәвамчылары арта
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең нәсел дәвамчылары арта

Җырчының кызы хәбәр итте.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи вакытсыз вафат булу сәбәпле, балаларының матур тормышын,  оныкларының үсеп җиткәнен күрмичә калды. Ул аларны күкләрдән күзәтеп, сөенеп ятадыр.

Ул күреп, сөеп туя алмаган оныклары Рамазан яхшы укуы белән бергә оста хоккейчы да. Ул шугалакта дәү әнисе җырларын ишетеп, горурланып уйный.

Алсуның кызы Раина быел беренче сыйныфка укырга керде. Шушы көннәрдә Хәния белән Габделхәй Биктаһировларның төпчек кызы Алсу сөенече белән уртаклашты. Ул бәби көтә. «Без сабыебызны зарыгып көтәбез», – диде ул. 

Фотолар шәхси архивтан алынды.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова

Нет комментариев