Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кием-салымны ничек сакларга?

Юарга һәм чистартырга кирәк! Дезодорант, ислемай, косметика, тир эзләрен һәм башка тапларны ярты елдан соң чистарту бик авыр булачак.

Алар көя күбәләге личинкаларын да барлыкка китерегә мөмкин. Шуңа күрә киемнәрне вакытында чистартырга кирәк. Башлыклар, свитер, шарфны салкын суда, деликат режимда юу зарур. Пуховикларны махсус шарчыклар (теннис шарлары белән алмаштырырга була) белән юалар.
Йон һәм мамык өчен чыгарылган махсус юу чараларын куллану мөһим. Мамык куртканы киптергәндә эчендәге тутыргычын каккалап киптерергә кирәк. Бәйләгән әйберләрне горизонталь өслеккә тастымал җәеп, шуңа тигезләп куеп киптерәләр.
Дубленкада яки тунда бик сизелеп торган таплар юк икән, аларны тузан суырткыч белән суыртып алырга кирәк. Дубленкада вак таплар, чәчрәгән эзләр булса, аларны сабынлы су белән чистартырга була.
Аяк киемнәрен дә яхшылап чистарту зарур. Шома күннән тегелгән итекләргә крем сөртергә, замша аяк киемен су үткәрми торган матдә белән эшкәртү мәслихәт.

Киптерергә, үтүкләргә...
Кояш нурлары көя күбәләгенең йомыркаларын үтерә. Шуңа күрә мех һәм йон киемнәрне яхшылап киптерергә һәм җилләтергә кирәк. Юганнан соң бөгәрләнеп калган киемнәрне шундук үтүкләү зарур, чөнки вакыт узгач моны башкару шактый авыр булачак. Дубленканы киптергәннән соң, махсус дым үткәрми торган состав белән эшкәртергә кирәк. Ул кибетләрнең аяк киеме бүлегендә сатыла.
Киемнең барлык сәдәфләре дә булуын, молнияләре яхшы ачылып-ябылганын карагыз. Шулай ук җөйләрен дә тикшерегез. Көннәр суыткач, тиз генә җылы киемнәрне кияргә кирәк булганда, барысы да тәртиптә булса үзегезгә җиңел булачак. Төзәтәсе аяк киемнәрен остаханәгә алып барыгыз. 
Шкафта буш урын булса, пәлтә, дубленка, плащларны, озын күлмәкләрне элгечләрдә калдырырга була. Ләкин аларны тузаннан саклау өчен махсус чүпрәк капчыкларга салырга кирәк. Пластик капчыклар сайламау хәерлерәк, чөнки алар һава йөрешенә комачаулый һәм күгәрек исе чыгарачак. Элгечләрне киемнең размерына туры китереп сайлагыз, алар киемнең җилкәләрен тартып тормасын. Киемнәр арасында бер сантиметр ара булса да калдырыгыз. Болай иткәндә алар бөгәрләнми һәм һава да яхшырак йөри.
Пуховикны чехолга салып алып куярга була. Саклауның бер варианты – ваккум кап, ул урынны да күп алмый. Ләкин куртканың мамыгын изәргә һәм киемнең күләмен киметергә мөмкин, вакыт-вакыт пуховикны алып, каккаларга кирәк.
Табигый мех – бик көйсез материал. Ул түбән температура һәм саф һава ярата. Шуңа күрә туннарны махсус саклау урыннарына тапшырырга була. Әмма андый мөмкинлек юк икән, аны чүпрәк капчыкка салып шкафка элеп куярга була. Вакыт-вакыт аны балконда җилләтеп алырга кирәк.
Башка җылы киемнәрне тукымалары буенча аерырга кирәк. Төреп куйганда аста иң авыры, ә өстә җиңеле калырга тиеш. Тартмаларга яки контейнерларга аларны вертикаль итеп урнаштырырга була, болай иткәндә киемнәргә басым булмый һәм алар бөгәрләнми диярлек. Трикотажны элгечләргә элергә ярамый, сузылачак. Перчатка, шарфларны тартмаларга тутырырга була (мәсәлән, аяк киеме тартмаларына).
Аяк киемнәрен табаны белән тигез өслеккә куеп сакларга кирәк. Ләкин тартмаларда һәм кыскычлар белән эләктереп элгечләргә элеп тә сакларга була. Эчләренә сода салынган капчыклар куегыз, алар аяк киемен коры итеп саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт