Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Көя күбәләгеннән ничек котылырга?

Көя күбәләге барлыкка килмәсен өчен махсус сашелар кулланыгыз. Аларны үзегез дә ясый аласыз.

Җитен тукымага яки марляга кипкән цитрус кабыклары, лаванда, ромашка, мята, розмарин яфраклары төрегез. Шулай ук эфир майлары да кулланырга була. Мамык дискка берничә тамчы май тамызып, аны куртка яки тун кесәсенә салыгыз. Яки мамык белән томаланган май савытын шкафка куегыз, ә чит-ят исләрне тоз, активлаштырылган күмер яки сода үзенә бик яхшы сеңдерә.
Көя күбәләгенә каршы чараларны угги һәм башка йон аяк киемнәре эченә дә салырга онытмагыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт