Нервларыгыз какшаса...
Киңәш-табыш

Нервларыгыз какшаса...

Киңәш.

Озын яллардан соң организм гомумән генә түгел, аның аерым системасы – нервылар да какшап китүчән.
Тискәре хис-тойгылар аңыгызны томалап, тормышыгызны ямьсезләмәсен өчен психологлар нервыларны өйдәге әйберләрне кулланып та тынычландырып алырга киңәш итә:
– чынаяк (барлык ачуыгызны туплап, шуның эченә кычкырырга була);
–  кирәкмәгән кәгазь битләре (аларны йомарларга, ертырга, бәрергә мөмкин);
–  каләм (аның ярдәмендә күңелсез вакыйганы кәгазьгә төшерергә, аннары сызгалап яисә йомарлап ташларга);
– мендәр яисә бокс белән шөгыльләнү грушасы (аларны «тукмаганда»  барлык начар уйлардан, көнчеллектән, кәеф төшүдән котылырга мөмкин). 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


киңәш-табыш

Нет комментариев