Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Россия сыйфат системасы хезмәткәрләре мандаринны ничек сайларга кирәклеге турында сөйләде

Яңа ел алдыннан белгечләр кибет киштәләрендәге мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә.

Россия сыйфат системасы оешмасы хезмәткәрләре мандариннарны ничек сайларга кирәклеге турында тәкъдимнәрен әйтте. Мандариннар бөтен һәм чиста булырга тиеш.
“Мандариннарда авыл хуҗалыгы корткычлары зыян салган эзләр, авырулар, механик зыян килүләр, бәрелгән, киселгән җирләр булмаска тиеш”, - диелгән ведомство хәбәрендә. Кайбер тышкы кимчелекләр рөхсәт ителә. Бераз кыршылган, кабыгының кысылган булуы мөмкин, ул аның сыйфатына тәэсир итми.
Белгечләр сүзләренчә, җиләк-җимешне кабыгында күгәрек күренгәндә, йомшак урыннары булганда, шулай ук яньчелгән булганда алмаска киңәш ителә. Бу җиләк-җимешнең чери башлаганлыгын күрсәтә. Яңа ел алдыннан белгечләр кибет киштәләрендәге мандариннарның ГОСТ таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерә. 

Фото: https://pixabay.com | pixel2013

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев