Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ят исне ничек бетерергә?

Яңа кер машинасында ис барлыкка килергә мөмкин. Төп сәбәбе – аны дөрес эшләтмәүдә.

Әйтик, кер юылып беткәннән соң, аның ишеген ябып калдыруда. Аның аркасында барабан һәм эчендәге башка өлешләре кибеп өлгерми. Тагын бер сәбәп – кер юу порошогын артык күп салу һәм машина барабанын юыласы керләрне җыеп бару өчен кәрҗин сыйфатында куллану.
Истән котылу өчен машинаны буш килеш әйләндереп алыгыз. Лимон кислотасы яки сода да салырга була. Махсус көнкүреш химиясен куллану дөресрәк. Машина җитештерүчеләр «кайнар» циклларны да кулланырга кирәклеген искәртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт