Киңәш-табыш

Йөрәк авырулыларга берничә киңәш

Җәйге эссе көннәрдә туклану режимын үзгәртү мөһим. Ризык күләмен киметергә. Төп ашауны кичке сәгатьләргә калдырырга кирәк.

Көнлек рационның 35%ы  – иртәнге ашка, 25%ы  – төшке, 40%ы кичке ашка туры килсә яхшы. Авыр эшкәртелүче майлы, тозлы ризыклардан китеп, сыек һәм салкын ашларга яшелчә, җиләк-җимешкә, әче сөт ризыкларына өстенлек бирергә.
Эссе көннәрдә авыр физик хезмәттән, массаж алудан, спорт белән шөгыльләнүдән туктап торырга киңәш ителә. Чөнки алар йөрәк-кан тамырлары системасының көчәндереп эшләтә. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев