Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Котлау текстлары

Яңа ел белән котлау үрнәкләре

Яңа елда якыннарыгызны котлаганда «Шәһри Чаллы» ярдәмгә килер. Сезнең игътибарыгызга - Яңа ел тәбрикләүләре.

Дуслар! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Аллаһы Тәгалә барыбызга да хәерлесен насыйп итсен. Бу дөньяда яхшылык эшләү, игелек кылу җирдә ятмый, шуңа күрә һәрберебезнең күңелендә изгелек, чисталык, сафлык яшәсен! Бары шул вакытта гына кеше бу дөньяда үзен бәхетле итеп тоячак! Һәммәбезгә дә көтелмәгән куанычлар килсен!

***

Аклык-сафлыкка төренгән, энҗе-мәрҗәнгә күмелгән, шатлык-бәхеттән үрелгән Яңа ел белән котлыйм!
Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, эшләрегез һәрвакыт уң булсын.
Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын. 

***

Сезне hәм сезнең тормышыгызны яктыртып, гаилә җылысын саклап, бизәп, нурландырып торучы хәләл җефетегезне Яңа ел белән котлыйбыз!
Яңа ел җилләре саулыкларыгызга ныклык, өегезгә иминлек, җаннарыгызгы нур, ризыкларыгызга бәрәкәт, кесәгезгә сәмән өстәп, күңелләрегезгә якты илаhи рәхәтлек алып килсен.

***
Мин һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Тормыштан ямь-тәм табып, кадерле булып яшәгез. Яңа ел белән!

***

Бусагада – Яңа ел. Без бәхет һәм үкенеч, шатлык һәм югалтуларга тулы булган узган елны искә төшерәбез. Һәрберебезнең алар үзенеке һәм без аларны истә тотачакбыз. Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

***

Бәйрәм белән, дустым! Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында сакланган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.

***

Яңа ел килә, Яңа ел
Энҗе карга күмелеп.
Яшик дуслар, Яңа елда
Ак бәхеткә төренеп.

***

Котлы булсын Яңа ел!
Гел шатлыктан торсын ул,
Бәхетле һәм мул тормышка
Күрсәтсен ул яңа юл.

***

Яна ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да, елмаешып,
Игелек теләп торсын!

***

Узсын еллар, артта калсын юллар,
Тик яшь булып калсын йөрәкләр.
Сәламәтлек , бәхет юлдаш булсын,
Кабул булсын шушы теләкләр!

***

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!

***

Яңа елда hәркем теләк тели,
Яңа елда эшләр уңачак,
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булачак.
Яңа елда насыйп булсын әйдә
Яңа хисләр белән янарга!
Яңа елда инде онытылган
Хатирәләр кабат яңара:

***
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!


***
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.

***
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

Туган көннәр белән КОТЛАУ ТЕКСТЛАРЫ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел