Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Азат Фазлыев: "Мин настоящий "подкаблучник"

Популяр татар эстрадасы артистлары Алсу белән Азат Фазлыевлар олы шатлыклары белән уртаклаштылар. Баксаң, кызлары Зифага 1 яшь тулган икән!

Фотосурәттә - Зифа Азатовна. Бүген аның туган көне - 1 яшь! 

Өченче бала алып кайтырбыз дип бер дә уйламадык. Әмма кечкенә кызлар күрүгә - эрим. "Эх, кызым булса, матур-матур күлмәкләр алыр идем", - дип уйлый идем.

Кызым тугач, тормыш 180 градуска үзгәрде. 20 яшьләрдә кызым туган булса, мин, бәлки, аның тәмен дә тоймаган булыр идем. Ә дөньяга караш үзгәргән чакта кабат әти булу - ул бөтенләй башка хис-тойгылар.

Алсуның йөкле икәнен белгәч тә, күңел түремдә "Кыз булачак" дип язып куйдым. Һәм ул серне саклый алганча сакладым. Бик теләдем. Ә Алсу: "Миннән малайлар гына туа", - дип, бөтенләй дә ышанмады.

УЗИга килдек. Карыйлар. Табиб миңа: "Папочка, готовим сережки", - дигәнгә, мин: "Бриллианты, изумруды... Что надо?!" - дип җавап бирүемне сизми дә калдым.

Зифаны көткәндә мин настоящий "подкаблучник"ка әйләндем. Оялмыйча, ә горурланып әйтәм. Алсуның нәрсә ашыйсы килә - төнге өчме, иртәнгә алтымы - табан ялтырап кына кала иде. Хәзер дә шулайрак. Алсу: "Азат, мин массажга". Мин: "Бар, күпме телисең", - диям дә, Зифам белән кочаклашып өйдә калабыз.

Кызың тугач, әллә нәрсәләр уйландыра икән ул. Әле бишектә генә ята, әмма син нинди кияү эләгер микән дип уйлыйсың. "Обидет мою дочь, порву!" - дисең. Уф, бөтен әйберне дә язып бетеп булмый. Һәм, беләсезме, Алсуга да мөнәсәбәт башка төрле. Хәзер аңлыйм, үз әтисенә Алсуның ничек кадерле булганын. Бабайның рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Мин аның кызын тагы да бәхетлерәк итәчәкмен.  Мин яхшы булсам, киләчәктә минем киявем дә нәкъ шундый булыр төсле.

Бу улларын онытты димәгез. Юк! Алар минем иң якын дусларым, сердәшчеләрем, киңәшчеләрем. Аларны просто обожаю!

Мотивация артты. Тагы да күбрәк эшлисе килә. Әллә нәрсәләр төзисе килә. Әллә нәрсәләр сатып аласы килә. БАЛАЛАР - ИҢ КӨЧЛЕ МОТИВАТОРЛАР! 

Барыгызга да шул бәхетне телим! - дип яза популяр җырчы Азат Фазлыев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X