Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Башка сыймаслык гамәл

Казанда яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз 1,5 яшьлек кызын кыйнаган. Ул видеода гаебен таныды һәм үкенүен әйтте.

«Мин кызыма карата бик начар җинаять эшләдем, аны кыйнадым. Үз гаебемне таныйм, бик үкенәм, мин җәзаны үтәргә әзер», — диде ул Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында чыккан видеода.
Россия Тикшерү комитетының рәисе Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга кушты. Тикшерү комитетының Үзәк аппараты «Җәфалау» һәм «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәү» маддәләре буенча эшне тикшерүне контрольгә алган.
Прокуратура Казанда ана кеше кызын кыйнаган видео барлыкка килгәннән соң тикшерү башлады. Аннары җинаять эше кузгаттылар һәм кызның анасын тоткарладылар.
Бала хәзер әлеге гаиләдән алынган, хастаханәгә озатылган.   "Гаилә профилактик исәпкә куелган. Хатын-кыз читкә китмәү турында подписка астында тора", - дип хәбәр иттеләр Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә