Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бу - имтихан замана

Безнең укытучыларыбыз мәгариф өлкәсендә генә түгел, ә иҗатта да сынатмый. Сезне әнә шундый затларның берсе, «Россиянең халык мәгарифе отличнигы», Хезмәт ветераны Әлфия Мөкатдәс кызы Мөдәрисова (Түләкова) белән таныштырып үтәсебез килә.

Бөгелмә районы Кодаш авылында туып үскән шәһәрдәшебез 1975 елдан 2000 елга кадәр калабыз укучыларына татар телен укытып, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Балаларын, якыннарын, тормышны яратуын ул үзенең шигырьләрендә чагылдыра. Аларның берничәсен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Мәктәбемә

Хәтердә сиксән бишнең ярсу язы... 
Күңел яшьлегемне сагынды. 
Ыргый - ыргый шашып 
Чулман елга Ярларына сыймыйча акты.
Яшьнәп, күкрәп, тормыш дулкыныннан 
Мәктәбем калкып чыкты. 
Ирек кошы кебек күккә ашты, 
Киләчәккә олы юл алды.
Мәрхәмәтле ана кебек 
Балаларын җыйды ул. 
Ачык йөзле тәүге җитәкчеләр 
Кояштай, гел истә шул:
Фәридә Нәгыймовнабыз, 
Надежда Алексеевна. 
Роза Газиз кызы белән 
Татьяна Александровна.
Таң йолдызы кебек балкып 
Күңелдә калдыгыз сез. 
Бүген - кадерле кунаклар, 
Юбилейга килгәнсез.
Синдә үсте канатларым, 
Дәрт бирде анам теле. 
Туган телем - Тукай теле 
Тылсымлы син, син - изге.
Хәтердә ул якты еллар 
Сиксән бишнең мул көзе. 
Тынма мәңге, көмеш кыңгырау, 
Син - мәктәбем йөрәге.
Яшәешнең мәгънәсе син 
Мәктәбем син "кырык өч". 
Туган көнең котлы булсын 
Бир барсына рухи көч.

Балаларга

Тирә - якта начарлык күп 
Чүп баскан бакча сыман. 
Нәфис гөлләр боегып калган 
Тынчу, авыр һавасыннан.
Имтихан дигән җиһанга 
Язмыш безне китерде. 
Саф һәм пакь булып калырга 
Сабырлыклар җитәрме?
Әй, балалар, сак булыгыз 
Ачыгыз маңгай күзен. 
Маңгай күзен генә түгел, 
Ачыгыз акыл күзен.
Игътибар белән карагыз 
Тирә - юнь тарафларга. 
Фикер, зиһенне җиксәгез 
Авыр булмас аңларга.
Дөнья өстендә кара сөрем: 
Хөкем сөрә мафия 
Фәхишәлек, сәрхушлекләр, 
Үтереш, наркомания.
Бары да акчага корылган 
Доллар - дөньяга хаким, 
Хата - ялгыш сазлыгында... 
Җан әрни, ни хәл итим.
Ләкин, аңлагыз, сез, берне: 
Бу - имтихан замана. 
Олуг табигать сыный безне, 
Иманлылар сайлана.
Имансызларны юк итә 
Спид, наркомания, 
Эчкечелек, фәхишәлек, 
Ялкаулык һәм мафия.
Фикер йөртә белгән кеше 
Ак, караны аера. 
Дөрес юлны сайлый алса, 
Мәңгегә ак юл ала.
Ябышыгыз динебезгә 
Иманыгыз нык булсын. 
Иманы нык булганнарга 
Җәннәтләр насыйп булыр.
Тырышыгыз асылын аңлап 
Гомер, яшәү мәгънәсен. 
Фикерләүдән туктамагыз: 
Кайдан һәм ник килгәнсез?
Раббым безне җир йөзенә 
Сынау өчен җибәргән. 
Ул кушканча яши алсак 
Урын булыр җәннәттән.
Менә шушы хакыйкатьне 
Белдертәсем бик килә. 
Мәңгелек рәхәт дөньяга 
Әзер булырга кирәк.
Бик телимен оныкларга 
Бу изге орлыкларны. 
Күпме иртәрәк чәчсәгез 
Күрмәсләр бозыкларны.
Мәчет - мәдрәсә ишеген 
Башта үзегез ачыгыз. 
Бәхетле булыйм, дисәгез, 
Коръәнгә ябышыгыз.
Соңгы сүзем - теләгем шул: 
Дөрес юлны табыгыз. 
Җаныгыз иманлы булсын 
Саф, пакь булып калыгыз.
Гөлләр үскән бакчаларны 
Чүптән арындырыгыз. 
Таный белсеннәр дөньяны 
Бу - сезнең Вазыйфагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр