Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Булат Бәйрәмов кем өчен кан тапшырган?

Саннарга күз салсак, җир йөзендә һәр өченче кешегә, теге яки бу сәбәпләр аркасында, кеше каны салына.

Булат Бәйрәмов социаль челтәрдәге шәхси битендә чираттагы видеоролигы белән уртаклашты.  Танылган алып баручы анда кан салу станциясенә килүен күрсәтә. 

Посты астында ул: “Бүген 9нчы тапкыр кан бирдем. 450 гр. Официаль эштә булучыларга 2 көн ял бирелә. 450 гр өчен 900 сум тирәсе акча”, - дип язып куйган. 

Булатка әлеге изге гамәле өчен “Афәрин” дип кенә әйтәсе кала.

Саннарга күз салсак, җир йөзендә һәр өченче кешегә, теге яки бу сәбәпләр аркасында, кеше каны салына. "Нигездә, онкологик авыруларга, янгында зыян күрүчеләргә, юл-транспорт һәлакәтенә тарыганнарга, бала табучыларга бу процедура кирәк була", - ди белгечләр.

фото: Булат Бәйрәмовның видеосыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес