Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллының мәдәният хезмәткәре Америкада татарча шигырь сөйләгән - ФОТОЛАР

Бәйрәмгә күчтәнәч итеп, бер кәрҗин «Кош теле» алып барган.

Бәйрәм кунакларын ул татар халкының милли ризыгы – «кош теле» белән сыйлаган.

Халкыбызның милли бәйрәме җир шарының төрле төбәкләрендә уза. Газетабызның Швециядә яшәүче дусты, Айна Еремина-Зеттерлунд Америкада Сабантуенда катнашкан. Биредә Сабантуйны 1980 еллардан бирле Американың америка-татар ассоциациясе оештыра.   

Нью-Йорк штатының данлыклы Эйзенхауэр паркында узган Сабан туена милләттәшләребез татар халкының милли киемнәреннән килгәннәр. Айна Гиндулловна бәйрәмгә күчтәнәч итеп, бер кәрҗин «кош теле» алып барган. Бәйрәм кунаклары аны бик яратып ашаганнар. Моннан тыш, ул үзенең шигырен ана телебездә укыган. АКШтагы Сабантуенда да татар җырлары, биюләре мул булган. Кунаклар капчык киеп йөгергәннәр, аркан тартканнар һәм башка ярышларда рәхәтләнеп көч сынашканнар. Татарстанда бер тапкыр да булмаган балалар шулай итеп, татар халык җырлары, уеннары белән танышканнар.

Бәйрәмгә һәркем күчтәнәч белән килгән. Айна Гиндулловнаның «Кош тел»ләрен бик тиз ашап бетергәннәр.

Сабантуен милләттәшләребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын  бергәләп җырлап, тәмамлаганнар.

Быел Сабан туе Таиландта, Төркиядә дә узды.

 9 июльдә  Болгария башкаласында – Европа сабан туе, 23 июньдә Польшаның Гданьск шәһәрендә, Рим белән Кунеода – 10-11 сентябрьдә, Парижда – 2 июльдә, Израильнең Кирьят-Гат шәһәрендә 25 июньдә, Испаниянең Льорет-де-Мар шәһәрендә 13 августта Сабантуйлар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу