Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабиров: «Без ир-егетләр, качып калырга ярамый »

Соңгы вакытларда социаль челтәрләрдә артистларның концерт куюларына ризасызлык белдерүчеләр күбәйде. Аларга Илсөя Бәдретдинова җавап биргән иде инде. Данир Сабиров та фикерләре белән уртаклашты.

«Социаль челтәрләрдә артистларга начар сүзләр язган кешеләрне аңламыйм мин. Без бит үз эшебезне башкарабыз. Әйе, мин дә ир-егет, язган икән, повестка килә икән, мин дә барам. Без дә шундый ук кешеләр. Без дә эшебезне законлы рәвештә эшлибез, салымын түлибез. Минем төркемемдә – унике кеше. Аларны ашатырга, эш белән тәэмин итеп торырга кирәк. Башта коронавирус булып, күпме туктап тордык. Хәзер монысы килеп чыкты.   Юкка гына җырламаган икән әби-бабайлар: «Аерым кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен», – дип. Чит илләргә качкан танышларым да бар. Миңа калса, гомеремне саклап калам дип, каядыр качып китү – проблемадан чыгу юлы түгел. Килеп терәлсә, барасың инде. Без – ир-егетләр, качып калырга ярамый. Әлеге вакытта төркемемдәге егет-кызларга да әйтәм.   Эшебезне ничек бара – шулай дәвам итәчәкбез. Без җәй буе репетицияләр уздырдык, костюмнар, биюләр куярга бик күп финанс китте. Ничек инде без хәзер генә туктап калырга тиеш?!»   Данирга хатыны Миләүшә дә кушылган: «Банкта эшләүчеләр дә эшкә йөриләр бит. Туктатыгыз, алайса, сез дә эшкә йөрүләрне».   Данир Сабиров: «Көчләп концертларга чакырмыйбыз. Акчаны, уйлап карасаң, һәр кеше үз хезмәте, теләге, акылы белән эшләп ала», – ди ул. 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Украина махсус операция