Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Эльмира Сөләйманова күп михнәт күрде, аннары...»

«Вакытсыз үлеме барыбызны да тетрәндерде», - ди җырчы Азамат Гайнанов.

Узган елның 16 декабрендә моңлы җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова кинәт вафат булды. Тиздән яраткан җырчыбызның вафатына бер ел тула. 

Тамашачылары, иҗатташ дуслары аның үлеме белән һаман килешә алмыйлар. Безнең белән истәлекләрен бүлешәләр. 

Чаллы җырчысы Азамат Гайнанов та Эльмира Сөләйманованы яхшы яктан гына искә алды.

– Эльмира белән бергә «Сердәш» ансамблендә җырладык. Без ул вакытта җитлеккән җырчылар, ә ул унберенче сыйныфта гына укый иде. Шуңа да карамастан ул безнең коллективка бик җиңел кереп китте. Чөнки яшь булуына карамастан җитди, олыларча фикер йөртә иде. 

Бик тырыш булды. Шуңа да карамастан сәхнәдә үз юлын табу аңа җиңел бирелмәде. Бик күп авырлыклар, михнәт күрде, гаделсезлекләр белән очрашты.  Аларны эченә җыйды. Беркайчан кешеләрне гаепләмәде. Берара сәнгатьтән китеп, кибеттә дә эшләп алды. Аннары кияүгә чыкты... Тырыша-тырмаша торгач, татар эстрадасында үз урынын тапты. Аны тамашачылары моңлы, шаян, гади һәм ихласлыгы өчен яратты. Эльмира Сөләйманова үзен-үзе күтәргән җырчы. Вакытсыз үлеме барыбызны да тетрәндерде. Урыны җәннәттә булсын, – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

8

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Руслан КИРАМУТДИНОВ Эльмира Сулейманова Ильмира НАГИМОВА Азамат Гайнанов