Гөлназ Асаева: «Кирәк икән, Вилдан да китә»
Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева: «Кирәк икән, Вилдан да китә»

Җырчы Гөлназ Асаева илдәге вәзгыятькә үз фикерен белдерә.

«Бәлки, мин бу мәсьәләдә бөтен нәрсәне дә аңлап бетермимдер. Әмма мин, кеше буларак, үзегез сугышыгыз дип, үз иленнән качкан ирләрне аңламыйм. Мин шок хәлендә.

Без Вилдан белән бу турыда сөйләштек. Мин 99 процент ышанып әйтә алам – минем ирем дә барачак. Ул әзер, ул тели. Чөнки моннан качып булмый. Әгәр дә ул башка фикердә булса, без, мөгаен, бергә дә булмас идек.

Ә инде концертлар куюга килгәндә, бер нәрсә әйтәм. Сез барыгыз да эшлисез бит, беркем дә сезне моның өчен тәнкыйтьләми. Сездән дә юк-бар сөйләмәвегезне үтенәм. Без дә кешеләр, без дә кредитлар түлибез, – дип язган Гөлназ социаль челтәрләрдә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев