Гүзәл Уразованың күлмәген урлаганнар
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Башкортстанда үзе белән булган күңелсез хәл турында сөйләгән.
- Бу күлмәгем башка юк. Туймазы концертларыннан соң бу күлмәк просто юк булды.Ул гадәттәгечә костюм кофрына эленергә тиеш иде. Минем концерт эчендә сәхнәгә киеп чыга торган 11 костюмның берсе юкка чыга. Туймазы мәдәният йортының бер генә эзләмәгән почмагы да калмагандыр. Хәтта урамдагы чүп савытларын да актарып чыктык. Кемгә кирәк булды икән, аңламыйм...
Бу күлмәкнең дизайнердан лекалаларын шалтыратып сораган идем. Анда да мистика! Бөтен күлмәкләрнең фотолары, лекалалары сакланган, ә бу күлмәкнеке юк... Тегелеше буенча авыр күлмәкне рәсеме буенча гына тегәргә ризалашучылар күп булмады. Ике көн эчендә Оренбургта көне-төне шунда басып торып, шушы күлмәгемне тектереп бетердем. Тегүчеләр ике тәүлек өйләренә дә кайтмый тегеп бирделәр миңа. Хәзер инде тыныч күңел белән Саратовка кузгалабыз, - дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев