Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова: «Бер кызның борынын сындыргач, сугышмый башладым»

Бер еллап халык теленнән төшмәгән татар эстрадасы артисты Илмира Нәгыймова Чаллыда үтәчәк беренче соло концертына әзерләнә. Әйтергә кирәк, Илмира зур сәхнәдә 14 ел җырлый. Шулай да, тәүге соло концертына әзерләнгәндә аеруча дулкынланадыр. Ул эстрадага үзенчәлекле, үтә моңлы тавыш иясе буларак килеп кергән иде. Шунда ук халык мәхәббәтен яулады.

Моңарчы аның тормышы турында сирәк кенә ишетелсә, соңгы вакытларда әлеге мөлаем кыз үз тирәсендә бураннар уйната. Интернет челтәрләрендә аның турында ни генә язмыйлар. Иреннән китүе, яңа дуэтлар барлыкка килү, ике баланың әтисез үсүе турында шактый язмалар булды. Халык та социаль челтәрләрдә шул язмалар астына үз фикерен тартынмый язып куйды. Гадәттәгечә, фикерләр ике армиягә бүленде. Бер як аны хупласа, икенчеләре хурлый. Шуның өстенә Илмира да, «бывший» ире – җырчы Руслан Кираметдинов та халыктан берни яшерми, блогларында фото һәм видеолар белән бүлешеп торалар. Тик моңа карап кына халык кызыксынуы кимеми. Гомумән, сораулар шактый. Җырчы гаилә кабат кавышырмы? Илмира җырчы Марат Яруллин белән нинди мөнәсәбәттә? Балалар бу аерылуны ничек кабул итә? Илмира Казанга күчтеме?

Журналист һәм хатын-кыз буларак мин дә бу темадан читтә кала алмадым. Танылган Чаллы кызы, җырчы Илмира Нәгыймова турында, аның иҗаты, планнары, шәхси тормышы хакында үзе белән очрашып сөйләштем. 

– Илмира, концертка әзерлек ничек бара?

– Бөтен көчкә дип әйтсәм дә була. Шаккатыргыч образлар, шәп биючеләр, шоу-программа әзерлибез. 17ләп җыр керә аңа. Марат Яруллин, Илдус Садыйков белән дуэт җырлаячакбыз. Яңа җырларга премьера да булачак. 

– Концертның исеме «Соңгы бию». Бу Марат Яруллин белән синең башкаруда хит-җырның исеме дә. Җыр ничек язылды?

– Марат бервакыт шигырь җибәрде. Аңарчы Яруллин белән Мәскәүдә банкетта чакта кызык өчен генә дип тик-токта видео төшереп куйган идек. Аны ярты миллион кеше карады. Шунда шактый гына комментарий да яздылар. Араларында нигә бергә дуэт ясамыйсыз диючеләр күп булды. Чыннан да, нигә әле дуэт җырламаска дип сөйләштек. Ул вакытта без әле Руслан белән бергә идек. Ул да ризалыгын бирде. Аннары бу хәлләр башланды. Шулай да Марат белән дуэт булып җыр яздырырга насыйп булды безгә. 

– Бу җырдан соң Марат Яруллин белән сезнең арада мәхәббәт бар дигән имеш-мимешләр барлыкка килде бит инде. Чынлыкта сез аның белән пармы?

– Бу сорауга җавап концертымда беренче тапкыр яңгыраячак җырда булачак. Ул җырны махсус яздырттым. Ул рус телендә булачак. Аның сүзләрен дус кызым минем заказ буенча язып бирде. Анда Руслан белән ник алай, Марат белән ник болай дигән сорауга җавап ярылып ята. 

– Руслан Кираметдинов белән бергә куйган концертларны да искә төшерик әле. Сезне бик матур дуэт дип сокланып карый иделәр бит.

– Безнең аның белән тавышлар бөтенләй туры килми иде. Русланныкы бик тә югары, минеке түбән. Концертны ялгар өчен тырыша-тырыша җыр өйрәнә идек. Бик авыр чыга иде ул. Тырышлык юкка булмады, әлбәттә, халыкка ошады. Ә Марат Яруллин белән язылган җырлар күпкә популяр. Каралуларын чагыштырып карасак та, күк белән җир арасы. Аннары Руслан белән куйган концертлардан соң: «Синең җырлавың җитмәде, икенче юлы күбрәк җырла әле», – диючеләр була иде. Бу юлы бар вакыт – үземнеке. Гармунга да җырлаячакмын, дуэтлар, премьера, хитлар – бар да була. 

– Руслан Кираметдиновның бервакыт социаль челтәрендә «Хатын-кызның китеп ирен «тәрбияләп» ала торган гадәте бар. Тиздән без бергә булырбыз» дигән язмасы күзгә чалынган иде. Бу шулаймы?

– Аллам сакласын дип кенә әйтә алам. Минем аны бер еллап күргәнем юк. Балалар белән генә аралаша. Миңа шунысы да җитә. Бер яктан мин бик шатмын, ул балаларны ярата, алардан читләшми. Икенче яктан, алардан бертуктаусыз әниегез кем белән йөри, кем белән очраша дип сорап торуына ачуым килә. Балалардан андый нәрсә сорамыйлар бит инде.

– Чаллыда яшисез, димәк? Балалар сезнең аерылуны ничек кичерә?

– Әйе, әлегә Чаллыда. Үз фатирым белән торам. Тик Казанга күчеп китәргә хыялланам. Алла теләсә, икенче елларга бу хыялым тормышка ашар дип өметләнәм. Балалар аерылышуны яхшы кичерә, чөнки, әйтүемчә, алар әтиләре белән күрешеп торалар. Кисәк юкка чыкса бәлкем авыррак булыр иде. Болай, гадәттәгечә, үз тормышыбез белән яшәп ятабыз. 

– Сторисларда спортзалда төшкән фотоларың еш күренә. Нәфис буй-сынның сере спорт бугай?

– Әйе, мин кечкенәдән спорт белән дус. Ул минем яшәү рәвешем дисәм дә була. Моннан 16 ел элек каратэ белән дә чын-чынлап мавыгып алган идем. Ярышларга да йөрдем. Берсендә көрәшкән кызның борынын сындырдым. Аның авыртынганы әле дә күз алдымда. Шуннан соң нишлим мин дип үземне ачуландым һәм каратэны ташларга булдым. Дөресен генә әйткәндә, мин үземне спорт кешесе итеп күрә идем, профессиональ спортка омтылдым. Алай гына да түгел, тормышымны кызлар армиясе яки полиция хезмәте белән бәйләрмен дип уйладым. Тик борын сындырганнан соң кешеләргә зыян китерми торган, хәтта, киресенчә, җылы һәм яктылык өләшә торган сәнгать юлыннан китәргә булдым.

– Ничек уйлыйсың, сине хуплаучылар күбрәкме яки хурлаучылармы?

– Дөресен генә әйткәндә, минем гайбәткә исем китми. Әйе, соңгы арада алар артык күбәеп китте. Руслан турында да нинди генә сүзләр җиткермиләр. Мин аларны кешегә чыгармыйм. Ә минем турыда сөйләүчеләр – үзләренә гөнаһ җыючылар. Иң мөһиме, мине якын иткән, мин якын иткән кешеләр бар. Руслан белән аерылышкач, бик күп үзгәрешләр булды, мөмкинлекләр ачылды. Танышларым, дусларым күбәйде. 

– Теге 160 мең сумлык күлмәкне дә дустыгыз бүләк итте бугай? Күлмәкне концертта күрә алачакбызмы?

– Әйе, аны миңа шулай ук дус кызым бүләк итте. Мин мондый кыйммәтле бүләкне беренче тапкыр алам. Һәм, әлбәттә, Чаллыда узасы концертымда да, Әлмәттә һәм Казанда «Уникс»та да ул күлмәкне киячәкмен. 

– Илмира, сине узачак соло концертларың белән котлыйм! Уңышлар сиңа! 

/ Фото Илмира Нәгыймованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

1

1

3

6

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев