Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Күңелең китек булса, "Агымсу" җырын тыңла - ВИДЕО

"Шәһри Чаллы" газетасының телеграм каналында танылган гармунчы Нурсания Госманова башкаруында "Агымсу" җырының видеоязмасын карый, үзегезнең телефоныгызга күчерә аласыз.

Риван Хәкимов һәм Марат Кәбиров иҗат иткән әлеге җырны күпләр яратып тыңлый.

Күңелең китек булса да,
Булса да тирән яра,
Керфегең түбән кадама,
Аккан суларга кара.
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агымсу юлын таба.
Булыр инде бу дөньяның
Тетрәнеп алган чагы,
Дер селкенеп алган чагы,
Утларга салган чагы.
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.
Дөньялар нинди булса да,
Бары чыдарга кала.
Сабырлыкларың сыңганда
Агым суларга кара.
Сабырлыгыңны сындырма,
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да,
Агым су юлын таба.

Видеоны моннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев