Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Халыкара хатын-кызлар көненең килеп чыгу тарихы

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Аның тарихы нинди? Хатын-кызларны котлау традициясе ничек барлыкка килгән һәм бу искиткеч язгы бәйрәмнең барлыкка килүе өчен ни сәбәп булган соң?

Беренче тапкыр 1901 елның 8 мартында Америка хуҗабикәләре Чикаго урамнарына кастрюльләр һәм тазлар күтәреп чыга. Мондый үзенчәлекле ысул белән алар җәмгыять һәм хакимият игътибарын үзләренә җәлеп итәргә тели.

Чарада катнашучылар сәяси хокукларның тигезләнүен, үзләренә карата хөрмәт, производствода эшләү һәм армиядә хезмәт итү мөмкинлеген таләп иттеләр. Җиде елдан соң бу таләпләр дәүләт күләмендә кабатлана.

Шуннан соң АКШта хатын-кызлар көне игълан ителә.

Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.

Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.

Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде.

Чаллы шәһәре, 116нчы "Миләүшә" балалар бакчасы тәрбиячесе

Рузилә Чернова.

Чыганак: http://chelny-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бу кызык