Хәния Фәрхинең ахирәт дусты үзенә зур бүләк ясаган
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең ахирәт дусты үзенә зур бүләк ясаган

Хәзер аның яңа шөгыле барлыкка килгән.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең Нефтекама шәһәрендә яшәүче җан дусты Гөлшат Мөбәрәкова аш-суга һәм кул эшенә бик оста. Оныкларын тәмле ризыклар белән сыйлый. Хәзер аның яңа шөгыле барлыкка килгән. Ул курчаклар ясый, аларны үзе теккән, бәйләгән киемнәр белән киендерә.

Быел ул үзенең туган көненә пәлтә бәйләп кигән. Социаль челтәрләрдәге дуслары Гөлшат ханымга пәлтәләреңне ел саен яңартып яшәргә насыйп булсын дигән теләкләрен җиткергәннәр.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев