Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хыялын тормышка ашырган

Җырчы Римма Никитина авыру кызның өенә барып, аның хыялын тормышка ашырган.

“Минем белән очрашырга, бергә җырларга хыялланган Эльзада кунакта булдым. Аның турында миңа күршесе Гөлназ язган иде. Эльзаны 2 декабрьдә узган концертыма чакырдым. Ләкин йөрергә авыр булу сәбәпле, ул концертка килә алмады.   Озак уйлап тормыйча, Эльзаның янына үзем бардым. Ул бик талантлы бала, җырларга ярата. Без җырлап утырдык, хыяллар турында сөйләштек”, – ди Римма Никитина.
 

Фото: sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы