Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Лилия Букеева: «Кайбер җырларны 3-4 ел өйрәнәм»

Популяр җырчы Лилия Букеева газетабыз журналисты Зөлфия Галимгә интервью бирде.

Ул репертуар сайлауга, җырлар өйрәнүгә җитди карый. «Татар җырларын бигрәк тә җентекләп өйрәнәм.  Сүз уңаеннан, татарча җырларга, сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәткән һәм даими ярдәм иткән өчен «Энергетик»  мәдәният  йортын озак еллар җитәкләгән, легендар Гөлзада Рзаевага, хезмәттәшләремә һәм дусларыма рәхмәтлемен. Миңа кайбер җырларны өйрәнү өчен хәтта  3-4 ел вакыт кирәк була. Уртача алганда бер җырны бер ай тирәсе өйрәнәм. Мин җырны «каз тәне» чыгарырлык дәрәҗәгә җиткерүне максат итеп куям. Һәр җыр үзенчәлекле, шуңа күрә  алар төрлечә башкарыла.  Хисләрне тамашачыларга дөрес җиткерү өчен  мин җырларны идеаль дәрәҗәдә башкарырга тырышам. Репетиция вакытында җырның мәгънәсен «тотып» алырга омтылам. Артистларны юкка гына лаеклы ялга иртә чыгармыйлар, чөнки алар бар нәрсәне йөрәкләре аша уздырып, рухи яктан яналар», – ди ул.

Җырчы белән тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы»ның 8 апрель саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев