Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Әнисе юл һәлакәтендә вафат булган кызына атап шигырь язган

Ташлап киттең, кызым, ник?

25 июньдә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган кызына багышлап, әнисе Фәридә ханым шигырь язган.

«Үлемен әллә сизенде инде. Әни синең эшең алда күп булачак дип, Дагыстанга ялга җибәрде... Урыны җәннәттә булсын кызымның», – ди Фәридә ханым. Ул кызы Лилия Гафурова оештырган «Хозур хәләл» кафесында эшли. Нияте - кызының эшен лаеклы дәвам итү.

Ике бөртек кыз үстердем,

Син чәчәгем идең бит.

Чәчәк кебек яшь чагыңда,

Ташлап киттең, кызым, ник?

Апаң белән икегез дә

Миңа терәк булдыгыз.

Бөтен килгән сынауларны

Кызым горур уздыгыз.

Җиң сызганып, ныклап торып

Башладың үз эшеңне.

Кайда гына булсаң да

Шатландырдың кешене.

Үзең гел яхшы булгач,

Дусларың да күп булды.

Инде хәзер барысы елап,

Җеназаңа җыелды.

Кыска булса да гомерең,

Кызым син күпне күрдең.

Әллә сизенеп чаптыңмы,

Бар җиргә дә өлгердең.

Кызың алма бөртегеңне

Назлап үстергән идең.

Инде  хәзер ятим калгач,

Апаңа әни диде.

Укыласы никах булган,

Яшәү насыйп булмаган.

9 көннән үлерсең дип,

Балам, соң кем уйлаган?!

Миңа язган сынау инде,

Тик ышанмый күңелем.

Догада булырмын, балам,

Калган бөтен гомерем.

1. Блогер "Женщина огонь"га: «Сеңлеңнең үлеменнән шоу ясыйсың…»

2. Блогер "Женщина огонь" могҗиза күрүе турында сөйли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар