Рамил Галимҗанов: «Янымда гел Эльмира басып тора кебек...»
Мәрхүм Эльмира Сөләйманованың иҗатташ дусты аның турында истәлекләрен барлады.
Рамил Галимҗанов сәхнәдә "Кулларым кулларыңда" исемле җырын башкарды. Аның янында матур күлмәген кигән, салмак кына башын игән Эльмира Сөләйманова басып торган кебек булды.
"2013 елда беренче тапкыр "Татар җыры" фестивалендә катнаштым. Шунда Эльмира Сөләйманова белән таныштым. Шул вакытта ук минем яныма үзе килеп, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, ничек килештереп басып торырга кирәклеген өйрәтте. Аннары бер еллап вакыт узгандыр, Эльмира үз концертына мине кунак итеп чакырды. Шуннан безнең бергә җырлавыбызны "Барс Медиа" агентлыгы күреп алды һәм без "Сөям сине, сөям" җырын яздырдык. Тамашачы искиткеч җылы кабул итте аны. Соңыннан "Кулларым кулларыңда" дигән тагын бер дуэтыбызны эшләдек. Кая гына барсак та, шул җырыбызны сорап алалар иде. Гомумән, Эльмираны тамашачы бик яратты. Гади, чын халыкчан артист иде ул... Җырлары бик моңлы, моңсу булса да, тормышта позитив иде, яшәешне, кешеләрне яратты! Их, ничек Эльмира турында иде дип сөйләп була. Ул үлгән көнне минем җизнәм дә үлде. Телефоннан шалтыраталар Эльмира үлгән дип, аннары икенче яктан телефоным ярыла – җизнине соңгы юлга әзерлибез дип... Бик авыр булды, – дип сөйләде җырчы Рамил Галимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев