Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов: «Кызыклы һәм файдалы бүләк бирәләр. Чаллыда нишләрләр?»

Җырчы имиджын үзгәртү вакытын да әйтте.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов 14нче сезон концертлары белән Татарстан һәм Башкортостан тамашачысын сөендерә. Тиздән ул яңа программасы белән Чаллы тамашачысы алдында чыгыш ясый. Шул уңайдан җырчы белән әңгәмә кордык. 

- Руслан, яңа программагыз "Сез сайлаган җырлар" дип атала. Димәк, концертта тамашачылар сайлаган җырлар гына яңгыраячак.

- Тамашачыларыбыз иске җырларны сорап, концертларда хатлар язып җибәрәләр иде. Безнең өчен тамашачыларыбызның фикер, тәкъдимнәре мөһим. Шунлыктан "Вконтакте" битендә "Яңа программада нинди җырларны ишетергә телисез?" дигән сораштыру үткәрдек. Һәм программага алар тәкъдим иткән җырларны керттек. "Бәгырең таш булса", "Мәхәббәт ул шулдыр", "Әтием карашы", "Эх гармуннар уйный белсәм", "Мәтрүшкәләр" һәм башкалар. Әлбәттә яңа һәм кеше иштемәгән җырлар да яңгыраячак. 

- Артистлар иске җырларны яңа аранжировка ясатып башкаралар. Кайчакта җырны танып та булмый. Ә син җырны бозмыйча халыкка җиткерәсең. Тамашачыларга берәр искерәк җырны яңартып бүләк итмисеңме?

- Мин күңелем халәтенә туры килә торган лирик җырларны яратам. Бу программага, үзеннән рөхсәт сорап, халкыбызның яраткан җырчысы Салават Фәтхетдиновның "Гөрләшеп яшик, дусларым" җырын алдык. Аны яңартыбрак башкарам.

- Ни өчен бу җырны алдын?

- Чөнки аның сүзләре мәгънәле, көе матур. "Җырларсың сагыштан,еларсың сагыштан. Тормышта язмышыңнан уңмасан", - дигән юллар бар. Концертны тәмамларга әйбәт җыр. Мин аны 11-12 ноябрьдә Чаллыда беренче тапкыр башкарачакмын.

- Яңа программаның режиссерлары кемнәр?

- Программаны быел да продюсер Айрат Ильясов белән билгеле алып баручы Айваз Садыйров эшләде. 

- Нинди яңалыклар бар?

- Музыкантлар составы үзгәрде. Концертыбызда Казаннан җырчы Гөлназ Сәлахова катнаша. Шулай ук безнең командадагы Лилия Хәсәнова җырлый. Быел концертны шәһәрдәшебез Артур Салихов алып бара. Аның җырлавын да халык ярата. Үзем баянга гына да җырлаячакмын. Тамашачыларга  Вәсим Галимов сүзләренә музыкантыбыз Хәйдәр Надыршин иҗат иткән "Үтми торчы гомер" җырына төшерелгән клипны күрсәтәбез. Аны Чаллыда үзебезнең команда идеясы һәм тырышлыгы белән төшердек. Үзебезнең шәһәрнең истәлекле, матур урыннары. Төп рольдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Руслан Ибраһимов уйный. Шулай ук Айдарның улы Салават Сәфәргалин һәм башка шәһәрдәшләребез катнаша. Концертыбызга килгән кешеләр анда үзләренең дусларын, танышларын күрә алачаклар. 

- Чаллыдан соң концертларыгыз кайларда була?

- Мөслим, Самара, Уфа тамашачылары белән очрашабыз. Беренче  тапкыр Пенза якларына барабыз. Казанда "Чулпан" мәдәният сараенда концерт куйган идек, яңа елда, февральдә "Уникс"та концертларыбыз булачак. Декабрьдә "Татар җыры" конкурсының гала концертында чыгыш ясыйм. "Мәтрүшкәләр" җыры белән Аллаһ боерса, өченче "Алтын барс"ымны алам.

- "Мәтрүшкәләр" җырының сүзләре дә көе дә гади генә. Ә ничек тамашачылар күңеленә керде.

- "Гадилектә осталык" диләр бит. Бу җыр халык күңеленә ятты. Аны яраталар, сорап та җырлаталар. Шул җырдан соң миңа мәтрүшкә  бәйләмнәре бүләк итәләр. Кызыклы һәм файдалы бүләк! Чаллыда бүләк итәрләрме, юкмы?!

- Яңа авторлар белән эшлисезме?

- Әйе. Башкортостаннан Зарима Аюпованың ике җырын алдым. Рамил Әсхәдулланың "Сөтле чәй" җыры. Зифа Нагаеваның "Бүгенгесе кадерле" җырын бер кешегә багышлыйм. Кемгә икәнен концертта әйтәчәкмен.

- Сиринә Зәйнетдинова белән башкарган "Бер җылы сүз" дуэтыгызны халык яратты. Тагын булачакмы?

- Сиринә Зәйнетдинова белән тагын дуэт яздырырга планлаштырабыз. Җырны сайладык инде.

- Руслан, Ильмираның әтисе белән дус идегез. Айнур һәлак булгач кайгысын уртаклаштыгызмы?

- Күптәннән аралашканыбыз юк.

- Һөнәри белем алырга уйламыйсыңмы?

- Юк. Профессор, Татарстанның халык артисты Винера Ганиева: "Сиңа кирәк түгел, болай да җырлый беләсең", - диде. Күп тавышларны укыганда бетерделәр, кайбер кеше укып та җырлый алмый.

- Сакалыңны кайчан кырасың?

- Казан концертларына бәлки кырырмын.

- Чаллы концертлары алдыннан нинди хисләр кичерәсең?

- Чаллыдагы беренче көн концерты алдыннан нык дулкынланам. Туган шәһәрдә чыгыш ясау бик җаваплы. Техника сынатмасын. Узган ел утлар сүнде, баянга җырларга туры килде. Быел Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хушлашу концерты була инде. Ремонт уңышлы булсын, биредәге акустика, җылы мохит саклансын, тамашачыларыбыз белән киләсе елда яңа, матур, уңайлы залда очрашырга насыйп булсын.

Фото Руслан Кираметдиновтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

43

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА Сиринә Зәйнетдинова Айдар Сафаргалин Винера Ганиева