Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Швециядә яшәүче якташыбыздан кайнар сәлам белән

"Без татарлар!" дигән шигырьне тәкъдим итәбез.

Татар теле, анам теле югала дип
Бүген күзен ачты милләтем...
Күпме еллар таптаганда телне,
Кайда идең әле син, халкым?!

Тынгысызлар, шагыйрь, язучылар
Күпме сыкрап, әрнеп тилмерде,
Татарлыкны, милләт рухын тагын
Аклап, хаклап жырлар жырланды.

Ишетмәде халкым...Менә бүген
Кинәт уянгандай йокыдан
Урамнарга чыгып бакырабыз
Газиз татар теле югыннан...

Сүзләр генә булып калмас микән
Татар теле өчен көрәшү..?
Үзебездән башлыйк әле, керсен гәдәт
Татарлыкны раслап сөйләшү!

Балаларга дәшик телебездә,
Гореф-гадәт сеңсен каннарга –
Сөйләр өчен – матур тарихыбыз,
Бар шәхесләр халкым даннарга!

Чит җирләрдә яшәсәк тә әле
Татарстанны хаклап яшибез!
Татарлыкны саклап, горурланып,
Татар булып алга карыйбыз!

Тырышабыз тату яшәр өчен
Татар гамәлләре булдырып,
– Монда татарлар бар, күрегез, – дип
Яңгырап торган эзләр калдырып!

Сабантуйлар уза шау-гөр килеп
Җир шарының һәрбер илендә,
Без татарлар – яшик шулай һәрчак
Аралашып татар телендә!

Татар телен югалтканнарның да
Милли рухы үлмәс йөрәктә!
Өр-яңадан телне өйрәнәләр, 
Таяналар Илгә һәрчакта!

Ана теле, Илем теле, тел байлыгы...
Сүзләр булып кына калмасын!
Без татарлар! Бер каршылыклар да
Милләт данын ега алмасын!

 

Әнүзә-Айна Зеттерлунд, Швеция.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр