Татарстанның халык артисты кайгы кичерә
Аның иң кадерле кешесе вафат.
Бөек Җиңү бәйрәме көнендә Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» юмор һәм сатира театры җитәчесе Гамил Әсхәдулла гаиләсенә зур кайгы килгән. Аның әнисе Маһирә апа мәңгелеккә күзләрен йомган.
Маһирә ханым 1931 елда туган. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, яшьлеге сугыштан соңгы күтәрелеш елларында авыр хезмәттә үткән.
Ул ире белән бергә, 5 бала тудырып, аларны җәмгыятьтә үз урыннарын табарлык кешеләр итеп үстергән. Гомеренең соңгы көннәрен уллары белән бергә үткәргән.
Маһирә ханымны бүген, җомга көнне, соңгы юлга озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев