Вакцинациягә — ясалма кул белән
Шоу-бизнес

Вакцинациягә — ясалма кул белән

Италиядә яшәүче 57 яшьлек теш табибы коронавирустан прививка ясатырга теләмәгән. Ләкин эшкә бару өчен сертификат кирәк булгач, ул хәйлә корырга булган.

Ир-ат хастаханәгә ясалма кул белән килә. Ләкин медицина хезмәткәре ялганны тиз ачыклый. Нәтиҗәдә, табиблар прокуратурага шикаять белдерә һәм хокук сакчылары мошенниклык маддәсе буенча тикшерү эше башлый.
Пациент бер атна алдан социаль челтәрләрдә резин бюст рәсемен куеп «Мин болай эшләсәм, сизәрләр микән?» дип сорау биргән булган.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илдә көндә

Нет комментариев