Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Хәния Фәрхи «Соңгы көнне әнием янында куныйм әле», – дигән

Газетабызда һәм сайтыбызда җырчы Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр бастыруын дәвам итәбез.

 Бу юлы безгә Галия Ибәтуллина яраткан апасы турындагы истәлекләрен сөйләде. 

– Татар дөньясына, гаиләбезгә зур кайгы китергән тетрәндергеч 27 июль көне бүгенгедәй күз алдымда. Мин, әни, сеңлем Гүзәл, Хәния апа – барыбыз бер машинада Казанга барырга чыктык.

Хәния апа Тәтешлегә 13 июльдә кайтты. Без аны поезддан каршы алдык. Ул зәңгәр күлмәге белән  поездга утырып кайтты. Әнигә: «Зәңгәр күлмәкле кызны кем каршы ала?» дип «смс» язган иде. Без аны каршы алдык. Нидер сизенгән кебек, ул көннәрне без бергә үткәрдек, мин аннан калмадым, авылда, Салаюада икәү йөрдек, балык тоттык, җиләк җыйдык. Ялының соңгы дүрт көнендә бездә торды. Без аның белән бер бүлмәдә йокладык. Бер көнне төнлә кисәк уянып, торып утырды да, калтыранып: «Төштә чак үлмәдем», – диде. 26 июльдә җыенды да, әнисенә китте. «Соңгы көнне әнием янында куныйм әле», –  диде.

Билгеле, ул «соңгы көн» дигәндә, авылдан китүне күз алдында тоткандыр. Әллә күңеле үләсен сиздеме икән? 

Кан басымы күтәрелә иде Хәния апаның... 

Истәлекләрне тулысынча газетабызның киләсе саннарының берсендә һәм сайтыбыздан укыгыз. Безне күзәтеп барыгыз. 

Фото шәхси архивтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы